news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзелеш материалларына бәяләр нормальләште

Бүгенге көндә Татарстанда төзелеш материалларына бәяләр нормальләште.

«24 февральгә кадәр бигрәк тә металлның бәясе нык артты, бу барлык төзелеш материалларының кыйммәтләнүенә китерде. Хәзер без бәяләрнең бераз төшүен күрәбез, бәяләр нормага сыеша», - диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада төзелеш тармагын үстерү турындагы матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, төзелеш материаллары базары Европадан Белоруссиягә һәм Төркиягә юнәлгән. Моннан тыш, Россия заводларында эшләнмәләр күбрәк җитештерелә башлады.

«Әгәр йорт төзергә икән, аның 85 проценты Россиядә җитештерелгән материаллардан булачак. Шуңа күрә йортлар төзелешендә проблема күрмибез. Алар Россия җиһазларына күчәргә мәҗбүр булган зур объектларда гына барлыкка килә», - диде Айзатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100