news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда томан һәм салкын һава торышы көтелә

Алдагы төндә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында һәм аязган вакытта 31 градус салкын булачак

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча төнлә һәм көндез күз күреме 500 метр һәм аннан кимрәк тәшкил иткшн томан көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кар, юлларда бозлавык. 

Алдагы төндә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында һәм аязган вакытта 31 градус салкын булачак. Республика буенча тулаем алганда, төнлә 19-24 градус суык. Көндез - 13-18, көнчыгыш районнарда 21 градуска кадәр салкын булачак.

Казанда аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә - 20-22, түбән урыннарда 24 градуска кадәр салкын. Көндез 15-17 градуска суык булачак.

25 гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән - 20, түбән урыннарда һәм көньяк-көнчыгыш районнарда 25 градуска кадәр салкын. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.                                        

news_right_1
news_right_2
news_bot