news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда температура тирбәлешләре 20 градуска кадәр булачак

Иртәгә, 20 августта, Татарстанда җылы һәм явым-төшемсез һава торышы сакланачак, әмма төнлә температура фоны сизелерлек төшәчәк. Температура тирбәлеше 20 градуска кадәр, хәтта аннан да күбрәк булачак, дип хәбәр итә республикасың Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Татарстан буенча тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +3 градустан +8 градуска кадәр (төбәк көнбатышында +13 градуска кадәр, Казанда +10 градустан +12 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта төнлә көнчыгышта тагын да салкынрак булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 23-28 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында +25..+27 градус була).

«Татар-информ» ял көннәрендә Татарстанга 30 градуслы эсселек кайтасын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100