news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда температура +29 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшем көтелми

Якшәмбе көнне, 14 августта, Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана.

Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, Татарстанда көндез температура +24.. +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, явым-төшем көтелми.

Татарстан башкаласында да көндез +27..+29 градуска кадәр эссе булачак. Казанда да явым-төшем көтелми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100