news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда техниканы язга әзерләүнең барышын махсус оештырылган штаб вәкилләре тикшерәчәк

Техниканы 2010 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләреннән оештырылды

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда техниканы язга әзерләүнең барышын махсус оештырылган штаб вәкилләре тикшерәчәк. Техниканы 2010 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләреннән оештырылды. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына министрлыктан хәбәр иттеләр.
22 гыйнварда Чүпрәле районы базасында әлеге штабның беренче күчмә утырышы узачак. Әлеге зонага керүче Апас, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында техниканы язгы кыр эшлренә әзерләүнең барышын тикшерәчәкләр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләренең сүзләренә караганда, быел авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау темплары узган елгы темпларга туры килә диярлек. Уртача алганда, республикада тракторларның – 61, чәчкечләрнең – 68, сабаннарның – 64, культиваторларның – 74, ашлык суктыру комбайннарының – 30, терлек азыгы җыю комбайннарының 39 проценты ремонтланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot