news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә ковидның 46 очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 46 очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысын да хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итә COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оперштаб.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 152 556 ковид очрагы ачыкланган.

Узган тәүлек эчендә республикада 108 кеше савыккан, бетен период эчендә авырудан барлыгы 148 829 кеше сәламәтләнгән дип исәпләнә.

Татарстанда коронавирустан тәүлек эчендә үлүчеләр саны теркәлмәү дәвам итә. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 1 995 үлем очрагы теркәлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100