news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә 535 кешедә Covid-19 расланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясен йоктыруның 535 очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Үткән тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 535 очрагы теркәлгән. Бөтен чорга – 179 857 очрак», – диде ул.

Республикада бер көн эчендә 12 меңгә якын коронавирус тесты үткәрелә. Татарстанлылар еш очракта «Омикрон» штаммы белән зарарлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100