news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз ковидтан үлгән

2022 елның 29 гыйнварына республикада ковидтан үлүчеләрнең рәсми теркәлгән гомуми саны — 1582 кешегә җитте.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше — дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булды.

2022 елның 29 гыйнварына республикада ковидтан үлүчеләрнең рәсми теркәлгән гомуми саны — 1582 кешегә җитте, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Вафат булучылар – 1582 кеше, бу санга соңгы тәүлек эчендә расланган алты очрак та керә, диелә хәбәрдә.

Коронавирустан 1941, 1942, 1952 һәм 1955 елларда туган дүрт ир-ат, 1939 елда туган ике хатын-кыз һәлак булган.

Дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 штаммы сәбәпче булган теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китемнәрнең саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да күзәтелә.

Статистика ведомствосы мәгълүматларына караганда, 2021 елның декабрь аенда йогышлы чирнең Covid-19 төреннән 600дән артык татарстанлы вафат булган.

                                           

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100