news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 52 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. 40 пациент хастаханәдә дәвалана. Ковидтан үлем очраклары теркәлмәгән, 144 кеше бу чирдән терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус йоктыруның 152 314 очрагы теркәлгән. 148 511 кеше ковидтан терелгән, 1995 кеше шул чирдән үлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100