news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 41 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 41 очрагы теркәлгән. 23 пациент хастаханәгә озатылган, диелә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручы 152 725 кеше ачыкланган, аларның 149 236сы инде сәламәтләнгән, шул исәптән 24се — узган тәүлектә.

Вирус нәтиҗәсеннән үлүчеләр саны үзгәрешсез кала — 1995 кеше.

Исегезгә төшерәбез, 2 июльдән Россиядә битлек режимы, төнлә җәмәгать туклануы эшен тыю һәм башка чикләүләр гамәлдән чыгарылды. 15 июльдән ил чиген узу белән бәйле чикләүләрне бетерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100