Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 268 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 268 яңа очрагы теркәлгән, 27 кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«18 яшькә кадәрге балалар – 61 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Казанда – 74, Түбән Кама районында – 25, Чаллыда – 19, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында унсигезәр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 137 786 очрагы теркәлгән, 129,7 меңнән артык кеше (шуларның 573е – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада барлыгы 2 502 206 кеше (шуларның 1 045е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан, 1,9 миллионнан артыгы икенче дозаны да алган. 283 577 кеше кабат вакцинация узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз