Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 252 кешедә коронавирус ачыкланган
Татарстанда Covid-19 белән авыруның 252 яңа очрагы теркәлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Министрлык хәбәреннән аңлашылганча, 23 кеше хастаханәгә салынган. Авыручылар арасында 18 яше тулмаган 21 бала да бар.
Йогышлы чир 45 муниципалитетның утыз алтысында бар. Чирләгән иң күп кеше Казанда теркәлгән (56). Чаллыда авыруның 30 очрагы билгеле. Яшел Үзән районында – 21 кеше, Түбән Кама районында – 20, ә Әлмәт районында 15 кеше Covid-19 белән авырый.
Шулай итеп, 2022 елның 13 апреленә булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле 140 624 очрак рәсми рәвештә расланган. Татарстанда яшәүче 134 608 кешесе савыккан, 423 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз