news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны буенча антирекорд яңартылды

Иң күп авыручылар Казанда. Чаллыда — 93, Чистай районында — 48, Нурлат районында 24 очрак теркәлгән.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә, пандемия башланганнан бирле, Covid-19 коронавирусын йоктыру очрагының иң югары күрсәткече — 506 очрак теркәлгән.

Сигез кешегә чир чит төбәктә ияргән, калган авыручылар вирусны башкалардан иярткән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«18 яшькә кадәрге балалар — 60 кеше. Җитмеш кеше хастаханәгә салынган, 436 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык кертәләр ведомствода.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда йогышлы авыру 215 кешедә табылган. Чаллыда — 93, Чистай районында — 48, Нурлат районында 24 очрак теркәлгән. Вирус йоктыручылар республиканың барлыгы 30 муниципалитетында бар.

Шулай итеп, 2021 елның 29 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 47 536 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 38 939 кешесе сәламәтләнгән, 130 авыру узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 2 389 942 татарстанлы вакцина кадаткан, бер көн эчендә вакцинация узучылар саны 6147 кешене тәшкил иткән. 1 885 652 кеше прививканың ике дозасын да ясаткан. Республиканың 186 140 кешесе ревакцинация узган.

Күптә түгел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә беренче тапкыр, омикрон-штамм таралу сәбәпле, тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 110 меңнән артык очрагы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100