news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда суд карары нигезендә элемтә операторларына 156 мең сумлык штраф салынган

Элемтәчеләрдә табылган хилафлыкларны төзәтүне таләп итеп, Роскомнадзор идарәсе 84 рәсми документ язып биргән, элемтә хезмәте күрсәтүгә лицензиянең вәкаләтләрен туктатып тору турында 27 кисәтү ясаган

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роскомнадзор) ТР буенча идарәсе электр һәм почта элемтәләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручыларга тикшерү белән былтыр 99 тапкыр барган (2009 елда – 100), шуларның 21е – планнан тыш. Идарәне исә аларда эшчәнлеккә хокук биргән лицензия булу-булмау, ягъни лицензияләү шартлары үтәлү һәм электр элемтәсе буенча хезмәт күрсәткәндә һичшиксез үтәлерегә тиешле таләпләр саклануы кызыксындыра.

Нәтиҗәдә, табылган хилафлыкларны төзәтүне таләп итеп 84 (2009да – 96) рәсми документ язып бирелде, элемтә хезмәте күрсәтүгә лицензиянең вәкаләтләрен туктатып тору турында язма рәвештә 27 (2009да – 21) кисәтү ясалды, административ хокук бозулар турында 14 (2009да – 13) протокол төзелде һәм суд карамагына тапшырылды, дип белдерде идарәнең административ тәэминат бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Казаченко. Суд карары нигезендә исә элемтә операторларына барлыгы 156 мең сумлык штраф салынган.

Болардан тыш, идарә белгечләре 85 элемтә объекты буенча кулланылышка кабул итү комиссияләре эшендә катнашкан. Соңгыларыннан, мәсәлән, декабрь аенда “НСС” ЯАҖ күчмә элемтәсенең коммутацияләр үзәге (номерлар 200 меңгә арттырылган), “ТрансТелеКом-НН” ЯАҖнең ADSL җепселле-оптик элемтә линияләре һәм төеннәре, “ВымпелКом” ААҖнең Чаллы – Чистай участогында җепселле-оптик элемтә линияләре һ.б. объектларда шундый эшләр башкарылган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100