news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 39 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 20 567 очрагы теркәлгән.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 12, Чаллыда сигез очрак ачыкланган. Коронавирус инфекциясе бер көн эчендә барлыгы 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20 567 очрагы ачыкланган, 17 609 кеше (шуларның бишесе – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100