Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кеше коронавирус йоктырган
Республикада пандемия башланганнан алып барлыгы 5278 авыру ачыкланган.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы теркәлде. 21 июльгә кадәр Covid-19 йоктырган 5278 авыру теркәлгән», — диде ул.
Авыруларның күбесе Казан (50 проценты) һәм Чаллы (14,8 проценты) шәһәрләренә туры килә, калган очраклар башка муниципаль районнарда теркәлгән.
«4139 кеше терелгән, 35 пациент узган тәүлектә дәваланып терелгән», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз