Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда синтетик наркотиклар таратуда шикле 2 адәм тотылган
Алар шундый кыңгыр эш белән республиканың 2 эре шәһәрендә шөгыльләнгән
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда Интернет аша синтетик наркотик таратуда шикле берьюлы 2 затның җинаятьчел эшчәнлеге туктатылган. Наркотик матдәләр җитештерү өчен каралган 4 кг-га якын концентрат йолып алынган.
Тоткарланучыларның берсе – беркайда да эшләмәгән 24 яшьлек чаллылы наркотик матдәләрне, туган шәһәре территориясеннән тыш, Әлмәттә дә тараткан. Ул бу эшчәнлеген җентекләп яшергән. Накоконтроль хезмәткәрләре концентрат һәм спайсларның күпләп сату өчен каралган партияләре яшерелгән урынны таба. Шулай ук тыелган матдәләр тоткарланган егетнең фатирында табыла.
Икенче тоткарланучы – 28 яшьлек әлмәтле наркотиклар сату белән туып үскән шәһәрендә шөгыльләнгән. Оператив-эзләү чаралары барышында наркополицейскийлар 900 г наркотик матдә (бу 1 тапкыр кулланырга яраклы 9 мең доза дигән сүз) яшерелгән урынны ачыклый. “Синтетика”ны сатып алучы белән күрешмичә генә сату ниятләнгәнлеге билгеле.
Шунысы да мәгълүм булган: тоткарланучыларның берсе үзе наркотиклар кулланмый. Аларның икесе дә җинаятьчел бизнес белән җиңел табыш алу өчен шөгыльләнә башлаган.
Тоткарланучыларга карата җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз