news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шикәр чөгендере чәчү һәм бәрәңге утырту төгәлләнде

2010 елда әлеге культуралар игелә торган мәйданнар сизелерлек киметелде

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере чәчү һәм бәрәңге утырту төгәлләнде. 2010 елда әлеге культуралар игелә торган мәйданнар сизелерлек киметелде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Шикәр чөгендере 73500 гектарда чәчелде. Зәй районында әлеге культура – 19243 гектар, Сарман районында – 9400, Буа районында – 9110, Нурлат районында – 6770, Аксубай районында 4580 гектар мәйданны били.
Быел республикада бәрәңге 21 мең гектарда утыртылды. Арча районында “икенче икмәк” – 3215 гектар, Әтнә районында – 3025, Лаеш районында – 2290, Балтач районында – 1660 гектар мәйданны били.
Әлеге культуралар игелә торган мәйданнарның кимүе алда торган корылыклы җәйгә бәйле – сөрүлек җирләренең төп өлешенә аграрийлар корылыкка чыдам культуралар чәчте.

news_right_1
news_right_2
news_bot