news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда самбо буенча иң көчле көрәшчене билгеләячәкләр

26-28 августта Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «спорт самбосы» дисциплинасы буенча иң көчле спортчылар спартакиадасы ярышлары узачак.

Бу елгы Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә самбоның иң көчле 8 көрәшчесе спартакиадада катнашу өчен чакырылган. Россиянең 33 төбәгеннән 120 спортчы катнашачак. Ир-атлар арасында ярышлар – 8, хатын-кызлар арасында 7 авырлык категориясендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Ярышларның финал блокларын 27 һәм 28 августта туры эфирда «Матч ТВ» телеканалы күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100