news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россия төбәкләреннән килгән бер тоннадан артык ит продукциясе яндырылган

Аның сәбәбе - Африка дуңгыз чумасы вирусы геномы.

Татарстанда Россия төбәкләреннән килгән бер тоннадан артык ит продукциясе яндырылган

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән кертелгән бер тоннадан артык ит продукциясе Африка дуңгыз чумасы вирусы геномы аркасында юкка чыгарылган.

Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Галиев Татарстанга кертелгән ит продукциясендә лаборатория тикшерүеннән соң вирус билгеләре табылганын әйтте.

2021 елда сәүдә нокталарыннан берничә тапкыр вируслы продукция сатудан алынган. Ул кешегә куркыныч булмаса да, шул азык калдыгы белән тукланган кошлар яки дуңгызлар авырый башларга мөмкин. Мондый очракларны булдырмас өчен, ризык пробалары тикшерүгә алына, «Меркурий» системасы ярдәмендә продукция кертелеше тикшерелә.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов фикеренчә, әгәр продукцияне вируска тикшерү җитештерүче предприятиесендә үк алып барылса, мондый очраклар булмас иде.

«Кайчак бер тоннадан артык продукцияне яндырырга туры килә. Бу хуҗалык субъектларының документларны үзләре әзерләве белән бәйле. Документларны рәсмиләштерү вәкаләтләре дәүләттә булырга тиеш. Үз продукцияңә үзең үк документлар әзерләү, җитештерүчегә моны рөхсәт итү дөрес түгел дип саныйбыз», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Былтыр республикада кыргый кабаннар арасында Әлмәт, Зәй, Яңа Чишмә районнарында Африка чумасының өч чыганагы табылган иде. Инфекция дуңгызчылык предприятиеләренә үтеп кермәде. Кош гриппына килгәндә, Тукай районында ачыкланган вирус нәтиҗәсендә, 53 меңнән артык кош юк ителгән. Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, ул очракта кош гриппына вазгыять имин булмаган төбәкләрдән терлек азыгы яки инкубатор йомыркаларын кертү сәбәп булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100