news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда республика Президенты куркынычсызлык хезмәтен гамәлдән чыгардылар

Татарстанда ТР Президенты куркынычсызлык хезмәте эшен туктатты. Бу хакта мәгълүмат Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән.

Хезмәтне бетерү турында язманы Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 18нче номерлы районара инспекциясе теркәде.

Реестрдан алынган мәгълүматларга караганда, хезмәт 1992 елның 27 гыйнварында теркәлгән, аның соңгы башлыгы Рөстәм Гомәров булган. Быел 15 апрельдә әлеге хезмәтне Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан чыгардылар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100