Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда операторларның чыгымнары арту сәбәпле, элемтә хезмәтләре кыйммәтләнде
Татарстанда еллык инфляция июльдә 15,2 процент тәшкил итте, бу Идел буе федераль округына караганда түбәнрәк (15,5%), әмма гомумән Россия белән чагыштырганда югарырак (15,1%).
Татарстанда азык-төлек продуктларына бәяләр үсеше июльдә 19 процентка (июньдә -19,9%) кадәр акрынайды. Нигездә, яшелчә һәм җиләк-җимешләр тәкъдимнәре арту йогынты ясады. Узган ай белән чагыштырганда, әфлисун, банан, груша, виноград, бәрәңге һәм кәбестәгә бәяләр аз арткан. Бу хакта Татарстан буенча Илкүләм банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азык-төлек булмаган товарларга бәяләр үсеше темпы июльдә 14,6% ка (июньдә – 17%) кадәр кимеде. Монда шулай ук төп фактор - кайбер товарларга тәкъдимнәр арту һәм яздан соң ихтыяҗ кимү.
Хезмәтләргә бәяләр июньдә 10,1 процент булса, июльдә - 11,4% ка кадәр арткан.
Аерым алганда, челтәрләрне модернизацияләү һәм аларның эшкә сәләтлелеген тәэмин итү өчен кирәкле телекоммуникация җайланмаларына операторларның чыгымнары артты. Шулай ук халыкара логистика белән сакланып калган проблемалар аркасында, элемтә хезмәтләренә бәяләр арту темпы дәвам итте - бер елга алар 14,3 процентка кыйммәтләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз