news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ноябрь ахырында яшелчәләр кыйммәтләнгән, ит арзанайган

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда 21-28 ноябрьдә кайбер яшелчәләр һәм җиләк-җимешнең бәясе арткан, яңа суйган ит арзанайган.

Бер атна эчендә барыннан да элек кыяр кыйммәтләнгән. Аның килограммы 12 процентка (102 сумнан 114 сумга кадәр) арткан. Моннан тыш, кәбестә дә (килограммы 18 сумга) кыйбатланган. Суган белән бәрәңге дә калышмаган: аларның бәясе 2,5 процентка (26 һәм 25 сумга) күтәрелгән.

Әлеге чорда бер килограмм бананның бәясе – 87, сөтнең литры – 62, эремчекнең килограммы – 349, он – 44, карабодай ярмасы 84 сумга кыйммәтләнгән.

Сыер итенең килограммы – 486, дуңгыз ите – 276, тавык итенең килограммы 154 сумга кадәр арзанайган, сарык итенең бәясе (570 сум) үзгәрешсез калган.

Узган атнада ит эшләнмәләренең дә бәясе төшкән. Сосисканың килограммы – 381, ярым ысланган колбаса – 502, пешерелгән колбасаның бәясе 398 сумга кадәр арзанайган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100