Татарстанда муниципальара маршрутларга 315 автобус чыкты
Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 315 автобус чыккан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 4 се – чартер, 17 сы – халыкара. 1302 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1740 кеше килгән.