news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстанда муниципаль транспортта пассажирлар саны 20 процентка кимегән

^Татарстанда муниципаль транспортта пассажирлар саны 20 процентка кимегән

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Ташламаларны акчага алмаштыру сәбәпле, Татарстанда муниципаль транспортта пассажирлар агымы узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка кимегән, - дип хәбәр итте бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының урынбасары Азат Галиәхмәтов.

Моңа карамастан, гыйнвар-февральдә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәтнең 9 махсуслаштырылган шәһәр автотранспорт предприятиеләре тарафыннан 211 миллион сум күләмендә керем җыелган. Керем үсеше узган ел белән чагыштырганда, 25,2 процент тәшкил итә, әмма узган елның бюджет финанславын капламый. 2004 елда бюджеттан 46,2 миллион сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта шәһәрнең автотранспорт предприятиеләре чыгымнар белән эшләргә мәҗбүр, - диде Азат Галиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100