Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда муниципаль парковкага түләмәгән өчен штраф 2,5 мең сум тәшкил итәргә мөмкин
Шуңа бәйле закон проектын ТР Дәүләт Советы беренче укылышта кабул итте
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексына һәм Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзергә вәкаләтле вазифаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы ТР Законы проектын беренче укылышта кабул итте.
Документны республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, ул муниципаль парковкалардан файдалану һәм алар өчен түләүне контрольда тоту механизмын тормышка ашыру максатларында эшләнгән. Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, республикада түләүле муниципаль парковкалар саны арта. Шул ук вакытта автомобильчеләр муниципаль парковкадан тиешенчә файдаланмаган һәм аның өчен түләү тәртибен бозган очраклар да туа. Әлегә административ хокук бозулар турындагы ТР Кодексы бу хокук бозу өчен административ җаваплылыкны регламентламый.
Проблеманың актуальлеге турында сөйләгән вакытта, Л.Сафин түбәндәге мәгълүматларны китерде: агымдагы ел башыннан Казанда парковка кагыйдәләрен бозган өчен 45 меңнән артык автомобиль эвакуацияләнгән. 61 меңнән артык административ материал төзелгән, 23 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры билгеләп узганча, закон проекты белән транспорт чарасын муниципаль парковкада калдырган өчен түләмәгән гражданнар, вазифаи һәм юридик затлар өчен 2,5 мең сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җаваплылык билгеләү тәкъдим ителә.
Министр сүзләренчә, әлеге законны кабул итү, аерым алганда, Казанның үзәк өлешендә парковка киңлеген оештыру проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Искәртеп узабыз: шәһәр үзәгендә түләүле парковканы киләсе елдан башлап кертү ниятләнә.
Л.Сафин сүзләренчә, 1250 түләүле парковка урыны каралган, бер сәгать өчен 50 сум түләргә туры киләчәк. Депутатлар закон проектын төрлечә кабул итте һәм утырыш барышында кызу бәхәсләр кузгатты.
Закон проектын шәрехләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин документны беренче укылышта кабул итәргә, аннары экспертлар һәм җәмәгатьчлек фикерен истә тотып, аны тиешенчә эшләп бетерү тәкъдиме кертте.
Закон проекты күпчелек тавыш белән беренче укылышта кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз