news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда муеныннан мазутка баткан ир-атны коткарганнар

7 августта төнлә Бөгелмәнең Нефтьчеләр урамында бер ир-атның муеннан мазутка батуы турында ашыгыч хезмәтнең 112 номерына хәбәр килгән.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Берникадәр вакыттан урынга янгын сүндерүчеләр килгән, алар 32 яшьлек ир-атка мазут чокырыннан чыгарга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ир-атны ашыгыч медицина ярдәме бригадсы карады, диагностик процедура үткәрелде, ир-ат хастаханәгә ятудан баш тартты», - дип ачыклык керттеләр Бөгелмә районы Үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100