news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мораторий кертелгәч бизнесны тикшерүләр саны 11 тапкырга кимегән

Татарстанда мораторий гамәлдә булган ике айда республика предприятиеләрен төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан тикшерүләр саны, агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда, 11 тапкырга кимегән.

Шул ук вакытта 10 марттан, мораторий кертелгән көннән, Татарстанда аны бозуга карата шикаятьләр булмаган, моңа ТР вице-премьеры — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов игътибар итте. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без һәрвакыт теләсә нинди административ киртәләрне киметү һәм республика предприятиеләре өчен максималь уңай шартлар булдыру өстендә эшләдек. Тикшерүләргә федераль мораторий компанияләргә үзләренең төп бурычларына басым ясарга, өзлексез, тотрыклы эшне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - диде министр.

Татарстанда тикшерүгә мораторий гамәлдә булган вакытта 2,2 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган һәм тагын 500дән артык тикшерү туктатылган. Планлы тикшерүләр контроль объектларының ябык исемлегендә генә калды.

Бизнесменнарның тикшерүләргә мораторий гамәлдә вакытта сораулар яки бәхәсле хәлләр килеп туган очракта дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Россия Икътисади үсеш министрлыгына шикаять бирү мөмкинлеге бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100