news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мопед белән машинага бәрелгән яшүсмер хастаханәгә эләккән

Татарстанда мопед белән машинага бәрелгән яшүсмер хастаханәгә эләккән
Шаһитлар фотосы.

Кичә 14.30 сәгать тирәсендә Мөслимдә Гагарин һәм 1 Май урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мопед белән идарә итүче 15 яшьлек яшүсмер Renault автомобиленә юл бирмәгән.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән. Авария килеп чыгу сәбәпләре ачыклана», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100