news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең туганнарына психологик ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзалары өчен психологик ярдәм төркемнәренә язылу башланды. Казан епархиясенең «Утешение» психологик ярдәм хезмәте психологлары үзеңнең эмоциональ халәтеңне ничек җайларга икәнлеген аңлатачак.

Белгечләр шәхси психодиагностика үткәрәчәк һәм стрессның чынбарлыктагы дәрәҗәсен белергә мөмкин булачак. Барлык катнашучыларга да теоретик материал, шулай ук күнегүләр бирелә.

Төркем октябрь аеннан, кичен, атнасына бер тапкыр (хәзерге вакытта конкрет көне билгеләнә) җыелачак. Чара «Утешение» психологик ярдәм хезмәтендә (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 39) үткәрелә. Ярдәм бушлай күрсәтелә.

Төркемгә язылу өчен WhatsApp номеры: 8 904 667 21 44.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100