news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп укучыларының ата-аналарына ярдәм итү өчен кайнар линия эшли башлый

Татарстанда яшәүче ата-аналар балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча консультация ала алачак. Уку елы алдыннан Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе кайнар линия оештыра.

Шалтыратулар 15-26 августларда кабул ителәчәк. Ягъни, Роспотребнадзор белгечләре дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 – 17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 10.00 – 15.45 сәгатьләрдә 273-15-83 телефон номерына шалтыратулар кабул итәчәк. 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес.

Шулай ук Татарстанда яшәүчеләр 8-8005554943 номеры буенча Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә шалтырата ала.

Сорауларга Кулланучылар өчен консультация үзәге белгечләре дә җавап бирәчәк. Аларга 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) (843) 221-90-16 телефон номерына шалтыратырга мөмкин. 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә хәтле тәнәфес.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100