news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 12 укучы бердәм дәүләт имтиханнарында 200 балл җыйган

Татарстанда 178 укучы бердәм дәүләт имтиханнарында йөзәр балл җыйды, 12 бала ике йөзешәр балл алды, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре әлегә информатика һәм ИКТ (мәгълүмати-коммуникацион технологияләр) буенча БДИ нәтиҗәләреннән башка ясалган», – дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.

Казанның 94нче һәм 18нче гимназияләрен, 26нчы лицейны тәмамлаучылар рус теле һәм әдәбияты буенча 200әр балл җыйган. Рус теле һәм химия фәненнән Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее һәм 5 нче мәктәбе, Минзәләнең 2 нче мәктәбе, Казан шәһәренең Идел буе районы мәгариф үзәге – 83 нче лицее һәм Чаллының 26 нчы гимназиясе укучылары ике йөзешәр балл җыйган.

Химия һәм биология буенча имтиханнар өчен иң югары баллны Чаллының 78 нче лицее һәм Мөслим гимназиясе укучылары алган.

Имтиханнарда Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе укучысының рус әдәбияты һәм инглиз телләре буенча, Нурлатның 9 нчы мәктәбе укучысының рус теле һәм инглиз теле буенча белемнәре ике йөзешәр баллга бәяләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100