Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда май уртасы нормадан алты градуска салкынрак була
Татарстанда майның икенче декадасында уртача һава температурасы климат нормасыннан алты градуска түбәнрәк булачак. ТР Гидрометеорология үзәге шундый фараз таратты.
11 майдан 20 майга кадәрге чорда климат нормасы бөтен республика өчен 13,4 градуска, ә Казан өчен — 13,6 градуска тиң, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Майның беренче декадасына карата метеорологлар шулай ук аның төбәктә нормадан алты градуска салкынрак булачагын фаразлады.
Бүген кич һәм иртәгә төнлә Татарстанга көчле явым-төшемнәр һәм каты җил киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз