Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда магистраль торбаүткәргечләренең торышын бер сүз белән генә бәяләп булмый, дип уйлый Борис Петров
Татарстанда магистраль торбаүткәргечләренең торышын бер сүз белән генә бәяләп булмый, дип уйлый Борис Петров
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Узган ел Татарстанның магистраль торба үткәргечләрендә 50 тикшерү очрагы һәм законсыз рәвештә кисү белән бәйле аварияләр теркәлгән, ә быел бу күрсәткеч өч очрактан артмаган. “Татар-информ” агентлыгында брифингта Федераль Экология, технология һәм атом күзәтүе хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча технология һәм экология күзәтүе идарәсе җитәкчесе Борис Петров республикада магистраль торбаүткәргечләренең торышын бер сүз белән генә бәяләп булмый, диде.
Кызганычка каршы, иске торбаларны тикшерү даими артта кала, шул исәптән “Татнефть” ААҖнең дә, дип билгеләп үтте Б.Петров. Заманча газ- һәм нефтьүткәргечләрен снаряд ярдәмендә яңа заманча ысул белән тикшерелергә мөмкин. Иске торбалар шурфлау, туктатып тору һәм бораулау ысуллары белән генә тикшерелә. Ә алар эре шәһәрләр – Әлмәт һәм Түбән Кама аша уза. Безнең бурычыбыз иске торбаларны торак территорияләреннән чыгаруны тизләтү, - дип ассызыклады Борис Петров.
Бүген республикада төрле диаметрда 10000 километр магистраль торбаүткәргече бар. Аларны 5 предприятие – Урта Идел буе Транснефтепродукт, Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр, “Татнефть” ААҖ, “Таттрансгаз” ААҖ һәм “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ файдалана. Бүген Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр һәм “Таттрангаз” ААҖннән кала, калган предприятиеләргә үз торбаүткәргечләрен тулысынча тикшерә алмау һәм искергән җиһазларны тулысынча алмаштырмау өлкәсенә кагылышлы кисәтүләр бар, - диде Федераль Экология, технология һәм атом күзәтүе хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча технология һәм экология күзәтүе идарәсе җитәкчесе. Узган ел 4 очракта куркынычсызлык нормасын бозган өчен Идарә торбаүткәргечләрне файдалану предприятие эшчәнлекләрен туктаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз