news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаучыларга ихтыяҗ бар – ТР Президенты

ТР Президенты Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты “татар клубы” белән очрашты

  (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын (МДХМИ) тәмамлаучылар - югары квалификацияле һәм көндәшлеккә сәләтле белгечләр, Татарстанда аларга ихтыяҗ бар.

Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының “татар клубы” – анда укучы республика студентлары белән очрашуда белдерде. Очрашу вузда узды, анда МДХМИ ректоры Анатолий Торкунов һәм Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры очрашуны ачып, вуз белән Татарстан мөнәсәбәтләренең тарихи мәгънәсен билгеләп үтте. Татарстан - МДХМИ белән белгечләр әзерләү турында килешү төзегән Россиянең беренче төбәге, дип искәртте А.Торкунов. “Без Татарстан ягыннан бу мәсьәлә буенча зур ярдәм тоябыз, - диде ректор. - Без бу уку елында ук Татарстан белән хезмәттәшлек турындагы планнарыбыз гамәлгә куелачагына ышанабыз. Бу вузлар һәм бизнес белән хезмәттәшлек тә”, - дип белдерде Анатолий Торкунов. 

Ректор сүзләренә караганда, Татарстанда эшли торган компанияләр, гомумән, - Россиядә иң уңышлылар.
Ректор сүзләренә караганда, студентларның татар клубы - МДХМИ кысаларында актив бергәлек, һәм мондый бергәлекләрнең эшләве, гомумән, университетны баету мөмкинлеге бирә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә, беренче тапкыр Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында булуы күңелле, дип белдерде. “Чыннан да, республикада сезнең кебек белгечләргә ихтыяҗ зур, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты студентларга. – Безнең эре компанияләр, дәүләт хакимияте системасы үзе дә белемле, профессиональ кешеләргә мохтаҗ”. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге, студентларның вузны тәмамлагач нинди юл сайлауларына карамастан, элемтәләрне сакларга ниятли. “Әгәр яхшы белемле, тәҗрибәле кешеләр булса, без теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле. Без квалификацияле белгечләргә мохтаҗ”, - диде ТР Президенты. Ул МДХМИ ректорына очрашуны оештырган өчен һәм студентларга катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Аннары студентларга презентацияләр тәкъдим ителде. Шулай итеп, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республикада мәгълүмат-коммуникация инфраструктурасы һәм Иннополис IТ-шәһәре турында сөйләде, ТР вице-премьеры -  сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың икътисадый потенциалы турында белешмә бирде. “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев үзе дә МДХМИ тәмамлаган, ул исә махсус икътисади зонага чит ил инвестицияләрен җәлеп итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Т.Шаһивәлиев МДХМИ студентларын, вузны тәмамлагач, МИЗ да эшләргә чакырды. 

Студентлар Татарстан Президентыннан, республика җитәкчелеге башка төбәкләр белән ничек тәҗрибә уртаклаша, дип кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеге турында сөйләде. ТР Президенты сүзләренчә, чит ил белән элемтәләргә килгәндә, Татарстанга МДХМИ белгечләре файда китерә алыр иде.

ТР Президенты фикеренчә, гомумән, республика МДХМИ тәмамлаучылар белән кызыксына. “Безне төп бурыч – талантлы һәм эшкә сәләтле кешеләрне җәлеп итү, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Белемле һәм көндәшлеккә сәләтле кешеләр вакыты, сезнең вакыт килеп җитте”, - диде.

Очрашу ахырында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot