news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итәләр

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала.

9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел 10 ай, 11 сыйныфта – 2 ел 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Лубян урман-техника көллиятендә студентларга белем алу өчен шартлар тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар.

Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100