Татарстанда әлегә язгы җылы көннәр көтелми
Казанда температура көндез 12-14 градус салкын, Татарстан буенча - температруа 11-18 градус
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә Татарстанның күп кенә районнарында температура 25-29 градуска кадәр төшәчәк, ә аерым районнарда 34 градуска кадәр салкын.
Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән ТРның төньяк районнарында кар явуы көтелә. Казанда температура көндез 12-14 градус салкын, Татарстан буенча - температура 11-18 градус.
3 март төнендә республикада аяз һава, явым-төшем көтелми. Температура 26 градуска кадәр төшәчәк, ә урыны белән 33 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.