news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сишәмбе, 9 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем һәм яшен көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан – секундына 6-11 метр, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +8...+13 градус, көнбатышта урыны белән +16 градуска кадәр булды. Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем көтелми, көндез максималь температура +25+27 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot