news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Курск өлкәсендә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре 2 миллион сум алачак

Татарстанда Курск өлкәсендә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре 2 миллион сум алачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда Украина Кораллы көчләре бүлекчәләренең Курск өлкәсе территориясенә кораллы һөҗүмен кире кайтару бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына актларын Указга туры китерү, шулай ук аны гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган башка карарлар кабул итү йөкләнде.

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашкан һәм аның барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре өчен каралган түләүләр республика җитәкчесе Указы белән 2022 елның июнендә кертелде.

Курск өлкәсендә бәрелеш 6 августтан бирле дәвам итә. РФ Кораллы көчләре дошман төркемнәрен тар-мар итүне дәвам итә. Кичә Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, бер тәүлек эчендә Украина Кораллы көчләренең югалтулары 250дән артык хәрби хезмәткәрне тәшкил иткән, шулай ук сигез хәрби пехота машинасы юк ителгән, шул исәптән АКШ җитештергән ике «Bradley» машинасы, алты хәрби броньлы машина, шулай ук ике артиллерия коралы, ике миномет һәм сигез автомобиль. Украина Кораллы көчләре формированиеләрен юк итү буенча операция дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100