Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күчемсез милекне теркәү вакыты ике эш көненә кадәр кыскарды
Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәүнең уртача вакыты ике эш көненә кадәр кыскарды. Татарстанның Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ел башындагы һәм август ахырындагы күрсәткечләрне чагыштырып, әнә шундый мәгълүматлар китерә. Шул ук вакытта электрон рәвештә бирелгән гаризалар уртача бер көндә эшкәртелә.
Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне бердәм исәпкә алу һәм теркәү процедурасы буенча вакыт шактый кыскарды. Кадастр исәбе ике тапкыр – дүрттән ике эш көненә кадәр кимеде. Шулай ук бердәм процедураны үткәрүнең уртача вакыты сизелерлек кимеде: күчемсез милекне кадастр исәбенә куярга һәм бер үк вакытта аңа хокукларны өч эш көне эчендә теркәргә була.
Элегрәк бердәм процедура буенча күчемсез милекне рәсмиләштерүгә бу ел башында уртача 7 көн, ел уртасында 6 көн китә иде.
Закон нигезендә, күчемсез милекне рәсмиләштерү вакыты 7-9 эш көненнән дә артмаска тиеш. Бердәм процедура 12 көннән артмый. Бүгенге көндә татарстанлылар күчемсез милекне ике көн эчендә рәсмиләштерә алалар, дип ассызыклады Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
«Бу, нигездә, базарның профессиональ катнашучылары (төзүчеләр, кредит оешмалары, нотариуслар һәм дәүләт органнары) белән берлектә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерүгә аерым игътибар бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз