news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидка каршы коллектив иммунитет 10 процентка кадәр кимеде

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә күмәк иммунитет кими бара. Бу хакта туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Коллектив иммунитет кими, бүген ул 10 проценттан аз гына артык», - диде ул.

Министр урынбасары әйткәнчә, коронавирус мәсьәләсенең актуальлеге кими, әмма кешеләр авыруын дәвам итә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100