news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кош-корт саны 13 млн 218 мең башка җиткән

Бу узган елның шул чорының 105 процентын тәшкил итә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда кош-корт саны 13 млн 218 мең башка җиткән, бу узган елның шул чорының 105 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татптицепром” ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.

Былтырның әлеге чорыннан кошчылык хуҗалыклары җитештергән продукция күләме дә арткан. Агымдагы ел башыннан 442 млн данә йомырка җитештерелгән, бу 2014 елга карата 115 процент дигән сүз.

Әлеге вакыт аралыгында сәүдә челтәрләренә 91 мең тонна кош ите чыгарылган яки 2014 елга карата 109 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100