news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән

Узган тәүлектә Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аларның берсе - 1955 елгы ир-ат, дүртесе - 1930, 1931, 1933 һәм 1974 елгы хатын-кызлар.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1 877гә җиткән.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100