news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз вафат булган

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1550гә җитте.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Коронавирустан 1941, 1942, 1951 һәм 1957 елгы хатын-кызлар вафат булган.

 Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1550гә җитте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100