news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан барлыгы 1890 үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда тагын биш кеше ковид корбаны булган. Агымдагы елның 5 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 1890 үлем очрагы теркәлгән.

«Коронавирустан барлыгы 1890 кеше үлгән, ә узган тәүлектә биш кеше ковид корбаны булган», дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шулай итеп, 1939, 1940 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1931, 1940 һәм 1946 елларда туган өч хатын-кыз коронавирустан үлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100