news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның тагын 185 очрагы расланды

Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 185 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 81 пациент хастаханәдә дәвалана.

Шулай итеп, пандемия башланганнан республикада ковид йоктыруның 147 397 очрагы расланган. Республикада Covid-19 инфекциясеннән 141 715 кеше (узган тәүлектә – 384 кеше) терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф сайтында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә республикада коронавирустан үлем очраклары ачыкланмаган. Пандемия башланганнан республикада коронавирустан 1990 кеше үлгән.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100