news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 45 меңнән артып киткән

Республикада 2 353 254 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, 1 880 658 кеше вакцинациянең тулы курсын узган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 156 очрагы расланган.

 ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 

 «31 кеше хастаханәгә озатылган, 125 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

 Казанда – 69, Чаллыда – 44, Тукай районында – сигез, Түбән Кама һәм Лаеш районнарында – дүртәр, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында – өчәр, Кукмара һәм Чирмешән районнарында – икешәр, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Питрәч һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

 Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 45 015  очрагы расланган, 38 191 кеше (шуларның 80е – узган тәүлектә) терелгән.

 Татарстанда 2 353 254 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, 1 880 658 кеше вакцинациянең тулы курсын узган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100