Узган тәүлектә Татарстанда 153 кеше коронавирус йоктырган. Бу алдагы тәүлек белән чагыштырганда 12 кешегә азрак.
Хастаханәдә дәваланучылар саны арткан. Узган тәүлектә 61 пациент (алдагы көндә 24) хастаханәгә китерелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.
Агымдагы елның 24 мартына булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан республикада коронавирусның 149 151 очрагы расланган. Татарстанда яшәүче 144 228 кеше (узган тәүлектә – 214 кеше) коронавирустан терелгән.