Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы теркәлгән
Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда булуы ачыкланган.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (23 кеше) аралыгында ачыкланган, берсе — 18 яшьтән кечерәк.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (40 очрак) әйдәп бара. Яшел Үзән районында — дүрт, Чаллыда — өч, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8,5 меңнән артык очрагы теркәлгән, 7,6 меңнән артык кеше (шуларның 32се — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз