news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 89 очрагы расланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 89 очрагы ачыкланган, 35 кеше хастаханәгә озатылган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 154 795 очрагы расланган, 150 561 кеше (шуларның тугызы – узган тәүлектә) терелгән. Ковидан вафат булучылар саны артмаган һәм 1998 кеше тәшкил итә.

Шунысын да искәртик: республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар арту сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңадан кертергә һәм ревакцинация эшен көчәйтергә кушты. Аның мәгълүматлары буенча, узган җиде көндә республикада коронавирус белән авыручылар 32 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100